Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы Рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы»республика конкурсларын уздыру турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307, 309 номерлы кабинетлар.
Документлар һәм гаризалар 2025 елның 19 февраленнән 19 мартына кадәр кабул ителә.
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Конкурсларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер)хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша.
Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләүләр бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла. Татарстан:https://agro.tatarstan.ru/voznagrazhdenie-100-pobeditelyam-v-konkursah.htm
Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар(843) 221 76 55, 221 76 53, 221 76 54, 221 76 88 (8801), 221 76 85.