Иванов Сергей Иванович 1985 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Макылның СПТУ-101 дә тракторчы булырга өйрәнә.
Армиядән соң Югары Ослан районының «Коргуза» совхозында тракторчы булып эшли башлый. 2004 елдан Югары Ослан муниципаль районының «Заря» ҖЧҖендә механизатор булып эшли. Елдан-ел Сергей Иванович югары җитештерү күрсәткечләре күрсәтә.
Бүгенге көндә ул куәтле К-744 тракторында эшли, аңа көзге һәм язгы чорда туфрак әзерләү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Ул яшь механизаторлар белән эшләү тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, аларга тракторчы, комбайнчы һөнәрләрен үзләштерергә булыша. Агросәнәгать комплексында күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән тракторчы Иванов Сергей Ивановичка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы»дигән мактаулы исем бирелде.
Сергей Ивановичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз ! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, теләсә нинди түбәләрне яуларга телибез. Уңышка ирешү юлында һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!