Югары Ослан районында социаль яклау бүлеге, «Өмет утраулары» комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре катнашында рейд булды. Ата-аналар белән мич җиһазларыннан, җылылык Генерацияләү җайланмаларыннан, көнкүреш һәм газ җиһазларыннан имин файдалану кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук торакта янгыннарда кешеләрнең һәлак булуларын кисәтү өчен автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану буенча аңлату эшләре башкарылды.
Рейд барышында ата-аналарга һәм балаларга үз иминлегеңә игътибарлы булу фаҗигале хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәген искәрттеләр.
Шулай ук социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча аңлатмалар бирелде.