Югары Осланда урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2024 елгы эшенә йомгак ясалды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районында «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм район урман хуҗалыгының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Чара Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм район башлыгы Евгений Варакин катнашында узды.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илназ Абдуллин чыгыш ясады, ул төп казанышларны һәм агымдагы бурычларны җентекләп яктыртты. Илназ Абдуллин чыгышы йомгаклары буенча министр барлык төп юнәлешләр буенча урманчылык эшенең уңай динамикасын билгеләп үтте. 

- Сез зур эш башкардыгыз, әмма алда әле бик күп мөһим бурычлар тора. Янгын куркынычы булган чорга әзерләнүгә аерым игътибар бирергә кирәк,-дип ассызыклады Равил Кузюров.

Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин да урманчылар коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шәхси йортларда яшәүче СВО катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итү буенча социаль әһәмиятле инициативаны аерым билгеләп үтте. Районның барлык биш кишәрлек урманчылыгы да мондый гаиләләрне өзлексез утын белән тәэмин итә. 

- Бу эш быел да дәвам итәргә тиеш, - дип белдерде Варакин.

Киңәшмә 2025 елга планнар турында фикер алышу белән тәмамланды, Югары Ослан урманнарын саклау, аларның продуктивлыгын арттыру һәм экологик иминлекне тәэмин итү чараларын да кертеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International