Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары вазыйфасына конкурс уздыру турында хәбәр итә.
Квалификацион таләпләр: югары һөнәри белем, муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә дүрт ел эш стажы.
Документлар хәбәр басылып чыкканнан соң 20 көн эчендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 йорт, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге.
8(84379)2-23-15 телефоны буенча мәгълүмат