«Җырлы - биюле Казан» концерты

2025 елның 14 марты, җомга

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Бу матур язгы көннәрдә Казан шәһәр филармониясе артистлары «Казан» бию ансамбле белән берлектә дуслык һәм матурлык турында зур концерт әзерләделәр. Сез рус һәм татар телләрендәге халык җырларын традицион яңгырашта гына түгел, заманча башкаруда да ишетерсез.

Юмористик рәсемнәр, костюмнар байлыгы, эстрада җырлары, дөнья халыклары биюләре, барыбызга да мәгълүм калинка һәм дәртле татар биюләре сезне сөендерер.

Сезне халык һәм атказанган артистлар башкарачак җырларыгыз белән күңелле очрашу көтә: Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Фәридә&Алсу дуэты, Марина Карпова, Сирина Зәйнетдинова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин, Ясмин, Алмаз Хәсәнов, Айзат Мәрдан, "Яшьлек"төркеме. Сезне Музыка һәм бию дөньясына көтәбез!

Сылтама буенча Онлайн сату: https://kzn.kassir.ru/event/2760768

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International