Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина Буа шәһәрендә КСО эшчәнлегенең мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча зона эшлекле очрашуында катнашты. Видеоконференцэлемтә аша «Находка-КСО» программа тәэминаты эшләүчеләр белән аралашу мөмкинлеге тудырылды (Киров ш.). Әлеге программа 2022 елда республиканың Контроль-хисап органнары эшчәнлеген планлаштыру, исәпкә алу һәм хисап бирү өчен кертелде. Чара барышында Татарстан Республикасы Хисап палатасы белгечләре катнашучыларның актуаль сорауларына җаваплар бирделәр. Очрашу файдалы һәм нәтиҗәле булды.