Бүген "Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уенының муниципаль этабының икенче көне узды.анда Югары Ослан, Куралово, Яр буе Морквашы, Татар Борнашы мәктәпләренең, Иннополис мәктәбенең һәм Югары Ослан гимназиясенең урта яшь төркеме укучылары катнашты.
Ярышлар башланыр алдыннан балаларны махсус хәрби операциядә катнашучы Эльс Галиев сәламләде. Бүген балалар стройга әзерлек, тактик медицина, хәрбиләштерелгән эстафета, гомуми гаскәр грамоталылыгы, утка әзерлек һәм экстремаль шартларда исән калу буенча үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
Муниципаль этапның икенче көне йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Югары Ослан мәктәбе командасы
2 урын - Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе
3 урын - Яр буе Морквашы мәктәбе.
Балаларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз.
Иртәгә Бөтенроссия хәрби-патриотик уенның муниципаль этабының өченче, соңгы көне, анда өлкән яшьтәге укучылар катнашачак.