«Өлкән буын» федераль проектын, «гаилә» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә «Хатирәләр терапиясе»технологиясен кулланалар.
Технология олы яшьтәге кешенең тормышын эмоциональ яктан тулыландыручы, психологик адаптациянең яхшы формасы булган, эмоциональ уңайлылыкка ярдәм итүче истәлекләрне куллануны (сөйләшү, үткән еллар фотографияләрен карау, яшьлек чоры җырларын җырлау, яраткан фильмнарын карау) күздә тота. Фотографияләр төшерелгән иске альбомнарны карап, социаль хезмәтләр алучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар.
Олы яшьтә хатирәләр үткәнне һәм хәзергене якынайта, киләчәккә ышаныч өсти. Хатирәләр өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын көндәлек проблемалардан читкә юнәлтә, картаю белән бәйле физик һәм рухи авыртуларны онытырга ярдәм итә.