Казан шәһәрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Республиканың барлык зур шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан башланды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә шәһәр халкын базар бәясеннән түбәнрәк сыйфатлы продукция белән тәэмин итү йөкләнде. Ярминкәләр апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Продукциянең сыйфатын шәһәрнең ветеринария хезмәтләре белгечләре күзәтә. Ярминкә мәйданчыклары шәхси хуҗалыкларга үз продукциясен сатып алучыларга турыдан-туры сату мөмкинлеге бирә. Районыбыз катнашындагы ярминкә 5 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International