Татарстан Республикасы Югары Ослан районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе «балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында»гы 71-ТРЗ номерлы закон нигезендә кичке рейд оештырды.
Рейд Олы Мәми, Коргуза, Макыл һәм Югары Ослан авылларын колачлады. Чара барышында 22:00 сәгатьтән соң урамда булган балигъ булмаганнар төркеме ачыкланды, бу закон бозу булып тора.
Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән законны үтәүнең һәм балаларның сәламәтлеген саклауның мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Комиссия ата-аналарны балаларының урамда күпме вакыт үткәрүләрен игътибар белән күзәтергә һәм билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә чакыра.