Югары Ослан районында «Өмет утраулары» комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре катнашында рейд булды.
Мондый рейдларны уздыруның максаты – гражданнар белән ата-аналарның сәламәт яшәү рәвеше, язгы каникул вакытында балигъ булмаган балаларның файдалы һәм күптөрле мәшгульлеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрү. Балалар белән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр, барлык балаларга «Минем куркынычсыз каникулларым»буклетлары тапшырдылар.
Рейд барышында гаиләләрнең яшәү шартларын тикшергәндә, газ һәм электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә игътибар бирелде, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре аңлатылды.
Шулай ук комплекслы үзәк белгечләре тарафыннан социаль контракт кысаларында дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү буенча аңлатмалар бирелде.