Югары Ослан районында территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту айлыгы

2025 елның 28 марты, җомга

Верх 2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Югары Ослан муниципаль районында территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту айлыгы узачак. 

Чара кысаларында йортлар, оешмалар һәм учреждениеләр янындагы территорияләрдә, шулай ук скверларда һәм җәмәгать урыннарында чүп җыю буенча өмәләр оештырылачак.

Барлык милек формасындагы оешмалар җитәкчеләренә, Югары Ослан муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук торак йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары милекчеләренә район территориясен төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, тирә-як территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча чаралар үткәрергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International