«Минем шәҗәрә»республика генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабы

2025 елның 28 марты, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – ТР Дәүләт архивы) «Минем шәҗәрәм»республика конкурсын үткәрә.
Конкурс гаилә шәҗәрәләре традицияләрен торгызу, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү максатларында үткәрелә. «Минем шәҗәрәм» конкурсында теләгән һәркем: өлкәннәр, студентлар, мәктәп укучылары катнаша. Эш Гаилә агачы рәсеме, альбом, коллаж, схема, плакат, язма эш яки теләсә нинди башка иҗади эш рәвешендә конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә бирелә. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның рәсми сайтларында «Конкурслар»бүлегендә.

Муниципаль этапка конкурс эшләрен кабул итү-2025 елның 26 мартыннан 25 апреленә кадәр. Конкурска эшләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Килеп туган сораулар буенча Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетына, Архив эше буенча секторга мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз (тел. 884379-2-14-85).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International