Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында 55 ел тату гомер кичергән ирле-хатынлы Сабировлар Габделхәй Салихҗан улы һәм Дилә Шакирҗан кызын «Зөбәрҗәт» гаилә юбилярлары белән котлау тантанасы узды.
«Зөбәрҗәт " туе-ихласлык, ышанычлылык һәм зирәклек үрнәге. Ирле-хатынлы Сабировлар лаеклы хезмәт юлын узганнар, балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен үрнәк булган ныклы гаилә корганнар.
Бу гаиләдә һәрвакыт үзара аңлашу, үзара ярдәмләшү, ата-аналар һәм балалар арасында ихтирамлы мөнәсәбәт хөкем сөрә.
Бергә яшәүнең 55 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Сабировларның исемнәре «районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга карата балалардан һәм якыннардан бик күп җылы сүзләр яңгырады.
торжественное мероприятие по чествованию «изумрудных» юбиляров семейной жизни супругов Сабировых Габдулхая Салихзяновича и Дили Шакирзяновны из Верхнего Услона, которые прожили в любви и согласии 55 лет.