Югары Ослан районында " Без бу истәлеккә тугры!" фестивале

2025 елның 29 марты, шимбә

Югары Ослан районында хезмәт коллективлары арасында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фестиваль старт алды. Фестиваль «Без бу истәлеккә тугры! " девизы астында уза.». 

Беренче сайлап алу этабы Коргуза авыл мәдәният йортында узды, анда 4 авыл җирлеге чыгыш ясады. Катнашучылар сугыш җырларының инсценировкаларын тәкъдим иттеләр, шигырьләр укыдылар, биеделәр һәм такмаклар башкардылар. 
Сәнгать материалы һәм актерларның уйнавы Бөек Ватан сугышы темасына максималь рәвештә чумарга мөмкинлек бирде. 

Икенче сайлап алу көне Килди авылы мәдәният йортында узды, анда 5 җирлек: Килди, Макыл, Соболев, Ямбулат һәм Мәмәтхуҗа авыл җирлекләре катнашты. Иҗади командалар биюләр, сугыш тормышыннан эпизодлар, солдатларны озату һәм фронттан очрашулар, туган телләрендә хатлар һәм җырлар кергән якты программалар әзерләделәр. Жюри билгеләп үткәнчә, чыгышлар көлү дә, күз яшьләре дә уята, сугыш турындагы хәтернең мөһимлеген ассызыклый.

Фестиваль буыннар дәвамчанлыгының һәм сугыш һәм халкыбыз батырлыгы турындагы хәтерне тапшыруның әһәмиятен ассызыклый. Ул апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм районның барлык авыл җирлекләрен, оешма-ведомстволарын колачлаячак. Смотр-конкурста җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак, ә иң яхшы номерлар бәйрәм Гала-концертында тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International