Район башлыгы Евгений Варакин предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында "эшлекле дүшәмбе" дигән чираттагы киңәшмә үткәрде.
Очрашуда катнашучылар район буенча оператив сводканы карадылар һәм мөһим агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Район газетасы редакторы редакциянең 2024 елдагы эше турында хисап бирде һәм 2025 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук Вахитов авыл җирлеге башлыгы да чыгыш ясады, ул үз җирлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат белән уртаклашты.