«Чемпион» спорт комплексында ветераннар арасында бадминтон буенча ачык ярышлар узды. Әлеге турнир өченче ел рәттән уздырыла, катнашучылар саны елдан-ел арта һәм географиясе киңәя. Быел ярышларда 27 кеше катнашты, шуларның 14е безнең районнан иде. Шулай ук Буа, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Казан һәм Йошкар Ола ветераннары да килгән иде.
Кызганычка каршы, турнир хуҗалары бер генә беренче урынны да яулый алмады. Беренче урыннар Йошкар Ола бадминтончыларына (4 беренче урын), шулай ук Буа һәм Балык Бистәсе ветераннарына (1 перво беренче урын) бирелде.
Икенче урында Любимова Юлия, Константинова Оксана, Мәхмүтова Екатерина һәм Ильин Петр. Югары Осланлылар арасында өченче урынны Киндякова Юлия, Талалаева Надежда, Гарифуллин Рәсим, Егоров Алексей һәм Егоров Василий алдылар. Беренче урыннар булмауга карамастан, катнашучылар югары дәрәҗәдәге уен һәм спорт осталыгы күрсәттеләр.