1 апрельдән Татарстан Республикасында " ЭКОяз-2025»масштаблы экологик конкурсы башлана

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

1 апрельдән Татарстан Республикасында «экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә торган «ЭкоЯз-2025»масштаблы экологик конкурсы башлана.

Быел чара аеруча әһәмияткә ия була-ул *** Ватанны саклаучылар елына* *һәм *** Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Конкурс 8 атналык марафон форматында узачак, аның һәр атнасы аерым экологик темага багышлана:

1. "Канатлыларга ярдәм ит" (1-7 апрель)
Паркларда һәм скверларда сыерчык оялары, җимлекләр ясау һәм урнаштыру

2. "Без аерым җыем өчен" (8-14 апрель)
Макулатура җыю, эшкәртү буенча мастер-класслар, кием тапшыру

3. "Җиргә бакча бүләк ит" (15-21 апрель)
Истәлекле аллеяларда һәм җәмәгать киңлекләрендә агачлар утырту

4. "Синең гамәлләрең" (22-28 апрель)
Паркларда һәм скверларда масштаблы җыештырулар

5. "Тынычлык, хезмәт, май" (29 апрель-5 май)
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү.

6. "Преображение" (6-12 май)
Чишмәләрне һәм аның тирәсендәге зоналарны яңарту

7. "ЗооЗабота" (13-19 май)
Приютлардагы хайваннарга ярдәм

8. "Чиста су" (20-26 май)
Сулык ярларын чистарту

Конкурска кушылырга мөмкиннәр:
- Физик затлар ("Экопомощник" номинациясе)
- Гаиләләр ("Экосемья")
- Мәгариф учреждениеләре ("Экокоманда")
- НКО һәм иҗтимагый хәрәкәтләр ("Экоберләшмә")
- ММЧ ("Экопартнерлар")
- Муниципаль берәмлекләр

Катнашу өчен кирәк:
1. Атналык биремнәрне үтәү
2. #Эковесна2025 хештегы белән социаль челтәрләрдә хисаплар бастырырга
3. Материалларны почтага җибәрергә Eco.pros@tatar.ru

Иң яхшы катнашучылар Татарстан Республикасы Экология министрлыгыннан дипломнар һәм кыйммәтле призлар алачак. Лидер муниципаль берәмлекләр төбәкнең "Яшел рейтингына" керәчәк.

"Эковесна" — ел саен үткәрелә торган проект, ул 2016 елдан башлап Татарстанда яшәүче дистәләгән мең кешене берләштерә. Узган ел акцияләрдә 150 000 нән артык кеше катнашты, 50 000 нән артык агач утыртылды һәм 200 км озынлыктагы яр буйлары чистартылды.

Тулырак мәгълүмат ТР Экология министрлыгының рәсми сайтында. Республиканың иң зур экологик хәрәкәтенә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International