Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр

2025 елның 4 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Минераль ашламалар сатып алуга бәйле чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга заявкалар кабул итте.

 Безнең районнан гаризаларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча өч хуҗалык 8 500 950 сумлык субсидия алды.

 Бүгенге көндә язгы кыр эшләре көчәя бара, шуңа күрә хуҗалыкларга күрсәтелгән әлеге дәүләт ярдәме товар-матди кыйммәтләрне тулыландыру өчен зур ярдәм булып тора. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International