Казан шәһәрендә районыбыз катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре шәһәр халкын яңа продукция белән сөендерделәр. Бигрәк тә кибет сөтеннән майлылыгы белән аерылып торган фермер сөтенә ихтыяҗ зур. Халык шулай ук ит продукциясе һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре көтә. "Заря" агрофирмасы җиләк-җимеш агачлары үсентеләре сату белән дача сезонын ачты.
Барлык зур шәһәрләрдә ярминкәләр апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.