Республикада яшь кош-корт (каз, үрдәк, бройлер, күркә)сатып алуны субсидияләү рәвешендә шәхси хуҗалык тотучыларга ярдәм итү программасы гамәлдә.
Субсидия алучыларны сайлап алу шартларының берсе булып:
- 2025 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган яшь кош-корт
- яшь кошларны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү белән шөгыльләнүче кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алу (ОКВЭД 01.47)
- сатып алына торган яшь кош-кортның яше-30 көннән дә олырак түгел;
-бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50 дән 100 башка кадәр яшь кош-корт сатып алу;
- сатып алына торган яшь кош-кортка ветеринария документлары булу.
Исегезгә төшерәбез, яшь кош-корт сатып алуга субсидияләр күләме:
- күркә 1 голга 200 сум - казлар 1 голга 200 сум - үрдәкләр 1 голга 120 сум
- бройлер чебиләр 1 башка 100 сум
Безнең районда бройлер чебиләрен халыкка сата башлаган кошчылык фермасы барлыгын хәбәр итәсебез килә.
Элемтә өчен телефон: 89172931650 Шәрәфетдинов Ренат Наил улы.