Җиңү белән кайттык!

2025 елның 11 апреле, җомга

Матюшино урта мәктәбе 1 апрельдән 5 апрельгә кадәр Уфа шәһәрендә узган XXIII Халыкара Макаренко форумында югары дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде һәм «А.Кушнир бәхет мәктәбе» дигән мактаулы исем алды. 

Мәктәп шулай ук кыйммәтле приз-«акыллы гидропоника»роботлаштырылган комплекты җыелмасын алуга сертификат иясе булды. Ә мәктәп директоры Римма Шәрәфиева А.С. Макаренконың «педагогик Батырлык өчен»медале белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне югары бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International