Кама Тамагында Космонавтика көненә багышланган «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының 2 туры узды. Әлеге ярышлар 12 яшькә кадәрге һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында үткәрелде.
Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең тренерлары Петр Ильин җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
11-12 яшьлек малайлар арасында беренче урынны Владислав Смирнов алды. Шул ук яшьтә кызлар арасында - беренче урынны Анастасия Козлова яулады, ә Майя Мякишева өченче булды.
10 яшь һәм аннан кечерәк малайлар арасында Андрей Потапов өченче урынны алды. Алар барысы да һәм тагын Алиса Мякишева, Эмиль Габидуллин 26-27 апрельдә Казанда узган финал ярышларында катнашу хокукына ия булдылар.