Авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы «Хәтер бакчасы" акциясендә актив катнашты

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бу ел юбилей датасы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән билгеләп үтелә. «Җиңү» сүзе безнең ата-бабаларыбызның баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен биргән миллионнарча гомеренең бәясе белән тыгыз бәйләнгән. 

Ватан өчен гомерләрен биргән батырлар хөрмәтенә авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы «Хәтер бакчасы»акциясендә актив катнашты. «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Куралово урта мәктәбе укучылары белән берлектә алмагачлар утыртылды. 


Җиребездәге һәр яңа яшел агач - үз гомерләре бәрабәренә уртак Җиңүгә өлеш керткәннәрне искә алу. Без хәзерге һәм киләчәк буыннарны героик бабаларыбыз турындагы мәңге яшәү хәтере белән берләштерәбез.

🗓 19 апрельдә Иннополис шәһәрендә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында алма бакчасы утырту планлаштырыла.

Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтерне саклау-патриотлык һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше. Без тыныч тормышның нинди бәягә эләгүен истә тотарга тиешбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International