2025 нче елның 24 нче апрелендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль район Советының чираттагы илле сигезенче утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында;
2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының 12.12.2024 елның 54-694 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү хакында;
3. 2024 нче елда Югары Ослан муниципаль районы бюджеты үтәлеше;
4. 2025 нче елның 1 нче кварталында Югары Ослан муниципаль районы бюджеты үтәлеше;
5. "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында"Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы карары проекты хакында;
6. Югары Ослан муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
7. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
8. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
9. Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре чикләрендә һәм Югары Ослан муниципаль районы чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән читтә автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
10. Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренең Хезмәткә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында;
11. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының штат расписаниеләренә үзгәрешләр кертү турында;
12. Югары Ослан муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
13. Югары Ослан муниципаль районының бүләкләү комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
14. Югары Ослан муниципаль районының Мактау китабына кандидатуралар карау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында;
15. Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
16. Югары Ослан муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
17. Югары Ослан муниципаль районында 2024 елда авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында;
18. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елдагы эшчәнлеге турында;
19. 2024 елда авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларыннан файдалану йомгаклары турында;
20. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С.В. Осянинга отпуск бирү турында.
21. Төрле.