Түбән Новгородта «Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе" форумы тәмамланды

2025 елның 25 апреле, җомга

Түбән Новгородта «Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе» исемле беренче округ форумы тәмамланды, ул Идел буе төбәкләреннән мәгариф өлкәсендәге 650 экспертны берләштерде. 

Форум эшендә Макыл мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Альбина Нигъмәтуллина катнашты. Альбина Рамил кызы конкурс сайлап алуында җиңүче булды һәм Татарстан Республикасыннан күпсанлы форум делегацияләренең берсе составына керде. 

Өч көнлек чараны ачу тантанасы 21 апрельдә «Школа 800»Автозавод корпусында узды.Тантанада Россия балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Александр Кудряшов, Түбән Новгород өлкәсенең яшьләр сәясәте министры Светлана Ануфриева һәм Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Елена Перенкова катнашты. Форумда катнашучыларга сәламләү адресларын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тапшырды.

Форумның барлык көннәре дә бай программа белән үрелеп барды, анда интерактив белем бирү лекцияләре, семинарлар, мастер-класслар, шулай ук Түбән Новгородның әһәмиятле урыннары буенча экскурсияләр дә бар иде. Форумның тәмамлануы вакыйгалар һәм тәэсирләр, бәяләп бетергесез тәҗрибә, белем һәм якты мизгелләр белән тулы иде.

«Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе» округ форумнары Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Росдетүзәк тарафыннан уздырыла. Ватанны саклаучылар елында барлык форумнар герой-шәһәрләрдә һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә апрельдән октябрьгә кадәр уза. Чаралар бөтен илдән 5,5 меңнән артык катнашучыны берләштерер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International