«Чемпион» спорт комплексы мәйданчыгында районның хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча турнир узды. Үзләренең катнашулары турында прокуратура, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, суд системасы, тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы һәм суд приставлары командалары белдерде.
Турнир башланыр алдыннан прокурор Эдуард Садреев чыгыш ясады. Ул чараның мөһимлеген билгеләп үтте һәм хезмәттәшләренә хәтерне мәңгеләштерүләре һәм җиңүгә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.
Каты көрәштә прокуратура командасы ярышларда җиңүче булды, көмеш - гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, бронза-суд системасы вәкилләренә эләкте. Командалар һәм шәхси зачетта җиңүчеләр призлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Исегезгә төшерәбез, хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча турнир өченче тапкыр уздырыла, ә аның инициаторы- элеккеге прокурор Василий Егоров.