Зеленодольск шәһәрендә Татарстан Республикасы районнарының II лигасы ир - атлар командалары арасында «Татарстан Яңа Гасыр» - «Татарстан Яна гасыр»призларына волейбол буенча зона ярышлары узды.
Безнең егетләр, Лаеш, Апас һәм Яшел Үзән районнары командаларын җиңеп, I урынны алдылар!
Бу җиңү безгә республиканың иң яхшы сигез шәһәре һәм районы финалына юллама алып килде!
Турнирның «иң яхшы уенчысы» дип танылган Безнең уенчы Чигиров Артем аерым танылу алды!
Егетләребезне котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!