«УНИКС» КФУ КСКда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында СССРның фашист Германиясен Җиңүенә һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына 80 ел тулуга багышланган «Созвездие-Йолдызлык – 2025»эстрада сәнгатенең республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы узды. Әлеге чара – ел саен үткәрелә һәм бу юлы ул юбилейлы, 25 нче мәртәбә уздырыла.
Чарага республиканың 45 районыннан 5,5 меңнән артык талантлы бала җыелган иде. Гомумән алганда, фестивальгә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 50 мең катнашучы килгән. Шуларның 17 меңе ярымфиналга үтә алды, 10 зона этабында 2,5 мең иҗади номер тәкъдим итте. Алты көн дәвамында фестивальнең суперфиналы ике мәйданчыкта – «УНИКС» КФУ КСК һәм «Созвездие-Йолдызлык»Арт-резиденциясендә узды. "Конфетти" үрнәк хореография коллективының «Созвездие-Йолдызлык-2025» эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашуы зур уңыш һәм биючеләрнең профессиональ дәрәҗәсен тану белән билгеләнде. Коллектив үзенең энергиясе һәм башкару осталыгы белән тамашачыларны һәм атаклы жюрины таң калдырып, матур һәм эмоциональ чыгышлар күрсәтте.
24 апрельдә Казанда ике тур нәтиҗәләре буенча «Созвездие-Йолдызлык» суперфиналының зур гала - концерты булды, анда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Тәҗрибәле педагоглар Антонова Нина Валентиновна һәм Ашарапова Гөлнара Рамазан кызы җитәкчелегендә "Конфетти" үрнәк хореография коллективы «Акварель» Төркеме җиңүчеләр өчлегенә керде һәм бүләккә лаек булды. Республиканың иң көчле коллективлары арасында каты көрәштә безнең балалар «Хореография» номинациясендә мактаулы 3 урынны алдылар һәм фестиваль дипломы, медальләр, юбилей билгеләре, якты свитшотлар һәм ТР Хөкүмәте премиясе белән бүләкләнделәр. Укытучылар махсус бүләк-«Татнефть» ГАҖ премиясен алдылар, бу премия педагогларның булачак сәхнә йолдызларын тәрбияләүдә һөнәри эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады. Болар барысы да талантлы укытучыларның, балаларның, шулай ук ата-аналарның уртак нәтиҗәле эше һәм муниципалитет ярдәме нәтиҗәсе.
Команданы ирешкән уңышлары белән котлап, без педагогларның һәм укучыларның иҗади уңышларга һәм яңа казанышларга әзер булуларына ышанычыбызны белдерәбез!