"Пушкин картасы «»гаилә" милли проектының бер юнәлеше булып тора.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында район үзәк китапханәсе Югары Ослан урта мәктәбе укучылары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Сугыш юллары белән узыйк...» интеллектуаль уены оештырды.
Сугыш-онытуы кыен булган, ләкин хәтерләве дә авыр булган вакыйга. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы илебез тарихында аерым урын алып тора – героик, әмма шул ук вакытта фаҗигале.1418 көн һәм төн дәвамында совет халкы Ватан азатлыгы өчен фидакарьләрчә көрәште. Бу сугыш бөтенхалык сугышы булды, зур югалтулар китерде: 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелде. Газаплар, кайгы – хәсрәтләр, югалтулар-сугыш яралары кешеләрнең йөрәкләрендә һаман да төзәлмәгән.
Уенда катнашучылар сугыш еллары атмосферасына чумып, үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган бабаларының даны юлын уза алдылар. Уен барышында укучылар сугышның төп сугышлары һәм вакыйгалары, илнең атаклы гаскәр башлыклары һәм геройлары биографияләре, шулай ук әлеге темага багышланган сәнгать әсәрләре – фильмнар, җырлар һәм китаплар турында белемнәрен күрсәттеләр.
Уен укучыларның дөньяга карашын киңәйтергә һәм вакытны файдалы итеп уздырырга мөмкинлек бирде.