Районыбыз халкы һәм кунаклары бүген Мәдәният һәм ял паркында Беренче Май бәйрәменә җыелдылар.
Кунакларны район башлыгы Евгений Варакин сәламләде,аларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина туган ягыбыз хакына лаеклы хезмәт итүләрен теләде.
Балалар өчен төрле конкурслар һәм уеннар оештырылды, ә өлкәннәр яшь талантлар чыгышыннан ләззәт алдылар.
Югары Осланда Беренче май-ул бәйрәм генә түгел. Бу безнең барыбызга да бергә җыелып, язның шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге.🌞🌍