Май башындагы түбән температура һәм явым-төшем Сабан чәчү темпына тәэсир итмәде, Игенчеләр ялсыз эшлиләр. Уңай һава шартлары башлану белән темплар артты. 7 майга 11949 га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар-4749 га, техник культуралар -7115 га, азык культуралары-85 га.
«Коргуза» ҖЧҖ механизаторлары бөртекле культуралар чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр һәм терлек азыгы һәм техник культуралар чәчүгә керештеләр. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тукландыруны һәм тырмалауны тулысынча төгәлләделәр. "Август Югары Ослан" ҖЧҖ чәчүлекләрне гербицид белән эшкәртергә кереште.
Чәчү һәм кыр эшләре янәшәсендә барлык азык җыю техникасын ремонтлау һәм кырга чыгарга әзерләү эшләре актив бара. Эре мөгезле терлекләр өчен сенаж әзерләү планы аз түгел. Ул ун мең тонна белән генә үлчәнми. Һава шартлары люцерна чәчүлекләренең үсүенә һәм үсешенә ярдәм итте. Терлек азыгы әзерләү барышында җитештерүдә хезмәт дисциплинасын, куркынычсызлык техникасын һәм технология таләпләрен үтәүгә зур игътибар биреләчәк.