"Яшьләр һәм балалар" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан гимназиясенең талантлы балаларын Җиңү көненә багышланган республика рәсем конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз!
Конкурс җиңүчеләре
— 1 нче урын: Погодина Мария «Җиңүгә кагыл»номинациясендә;
— 2 нче урын: Цмиева Сафия "Җиңү юллары" номинациясендә.
Аларның якты һәм илһамландыргыч эшләре күргәзмәнең чын бизәге булды һәм илебезнең һәр кешесе өчен Җиңү көненең әһәмиятен тирән аңлауларын күрсәтте. Без яшь рәссамнарыбыз белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә иҗатларында уңышлар һәм илһам телибез!
Әлеге конкурс яшьләрне патриотик тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора һәм халкыбызның героик үткәне турындагы хәтерне саклауга ярдәм итә.