Ватанны саклаучылар елына багышланган Гаилә фестивале

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

"Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында Югары Ослан урта мәктәбендә Ел саен үткәрелә торган традицион гаилә фестивале узды, ул быел Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. 

Балалар әти-әниләре белән бергә искиткеч иҗади номерлар әзерләделәр: җырлар, биюләр, музыкаль композицияләр, Ватанны саклаучылар елына багышланган шигырьләр. Шунысы куанычлы, фестивальдә катнашучылар саны арта. Быел 18 гаилә гариза биргән. Ике сәгать буена залда кул чабулар тынмады. 

Бер сулышта концерт үтте. Фестивальнең абсолют җиңүчесе 7Б сыйныфы булды, ул бөтен сыйныф һәм барлык ата-аналар катнашында музыкаль композиция тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International