9 майкөнне Югары Ослан районынын кечкенә генә татар авылы Ватанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңа истәлекле такта ачылды.
Бу вакыйга Ватан авылы халкының шул коточкыч шартларда фронтта сугышкан авылдашларына, туганнарына куптән көтеп алынган кабатланмас рәхмәте булып уелып калыр.
Бүгенге көндә 18 кеше генә яшәгән бу авыл халкы инициативасы һәм авыл жирлеге башлыгы Кәримов Фәрит Рафаил улы тырышлыгы белән бергә ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлеген мәңгеләштерү турында карар кылганнар. Биредә туып-үскән кешеләр арасыннан сугышка үқ гә якын солдат киткән, аларның 40 ы сугыш кырларында һәлак булган. Алар истәлегенә багышлап, бүген авыл уртасында истәлекле такта урын алды. Ул Бөек Жиңү көнендә чәчәкләргә күмелде.
Митингны авыл имамы Рәис хәзрәт ачып жибәрде. Ул узенен чыгышында авыл халкын сугыш батырларына багышлап һәрдаим дога кылырга өндәде. Аны авыл жирлеге башлыгы Фәрит Кәримов дәвам итеп, жыелган халыкка кечкенә генә авылның бердәмлеге һәм үз төбәгенең тарихы алдында җаваплылык хисе тоеп, шундый әһәмиятле чара оештыра алулары өчен чиксез рәхмәтен белдерде. Район узәгеннән килгән Башкарма комитет житәкчесе урынбасары Вәлиев Динар Равил улы, Бөтендөнья татар конгрессы жирле оешма житәкчесе Голгенә Искәндәр кызы да авыл халкына узләренен жылы котлауларын житкерделәр.
Жину коненә һәм сугыш корбаннарына багышлап, Гөлназ Фаттахова житәкчелегендәге Вахит авылы клубы узешчәннәре һәм «Иделкәй» ансамбле хәзерләгән концерт та халыкнын кунелен жилкендерде. Ә инде сугыш турындагы татарча шигыре һәм «Катюша» жыры белән халыкны шаккатырган 5 яшьлек Ахмадеева Язилә бала кунелендә булган ин чиста кичерешләрен әйтеп бирде. Халык, куз яшщьләрен яшермичә, бертуктаусыз кул чапты.
Бәйрәмгә шәһәрдән, чит жирләрдән туган жирләрен сагынып, олысы-кечесе бик күп халык кайткан. Концерт барышында барысынын да кузләрендә яшь тамчылары ялтырап торды. Соныннан бер-берсенең хәл-әхвәлен сорашып, уткәннәрне искә алып, бергәләшеп чәй эчтеләр, фронт боткасыннан да авыз иттеләр. Барысынын да, һичшиксез, кунелләре булды. Араларында бик куп еллар очрашмаган авылдашлар да куп иде. Бу урында шундый шигырь юллары искә тошә:
Туган туфрак жанын-тәнең аша
Канын тамырланган туфрак ул.
Илең-телең, суың бергә килеп,
Чорналган бер сихри йомгак ул.
Юккамыни туган туфрак диләр,
Юккамыни туган жир диләр,
Төшләремә кереп йөдәтәсез,
Сагынулар тынгы бирмиләр…
Гөлгенә Дәүләтшина