Татарстан Республикасында мобиль элемтәне үстерү

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

2025 елда мобиль элемтә операторлары 1082 база станциясен урнаштырырга һәм модернизацияләргә ниятли, шул исәптән 408 яңа һәм 674 модернизацияләнгән.

Цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа кысаларында 2025 елның беренче кварталында республиканың 10 районының 20 торак пунктында яңа база станцияләре эшләтеп җибәрелде инде. Беренче яртыеллык ахырына кадәр тагын 50 база станциясен файдалануга тапшыру көтелә, бу 135 кече торак пунктта 31 меңнән артык кешене мобиль элемтәгә кертү мөмкинлеге бирәчәк. 

Халык база станцияләрен урнаштыру аеруча кирәк булган урыннарны билгеләүдә актив катнаша, Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирә. 2024 елда сораштыруда 1189 торак пунктта яшәүчеләр катнашты, алар 23 меңнән артык тавыш бирде. Тавышлар саны буенча Түбән Кама, Буа, Саба, Мамадыш һәм Әлки районнарындагы авыллар алда бара.

Әмма, зур тырышлыкларга карамастан, база станцияләрен урнаштыруга каршы тору очраклары барлыкка килә. Республикада шундый 28 очрак теркәлгән, аларның иң күбе Тукай районына (7 очрак) һәм Лаеш районына (4 очрак) туры килә.

Сыйфатлы элемтә булу тиз арада медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, ашыгыч хезмәтләр чакыртырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә. 

Телекоммуникация инфраструктурасын үстерү Татарстан Республикасы гражданнарының уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен өстенлекле юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International