Әче туфракны известьлау

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрне химик мелиорацияләү (известьлау) буенча чаралар үткәрүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирүгә заявкалар кабул ителде.  

Безнең районнан гаризаларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча ике хуҗалык 4 021 034,48 сумлык субсидия алды.  

Әче туфракны известьлау чәчү кампаниясенә әзерлекнең мөһим этабын тәшкил итә. Ул үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыра, продукциянең уңышын һәм сыйфатын арттыра. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, киләсе сезонда югары күрсәткечләр тәэмин итү өчен, бу процесска җитди игътибар бирәләр.   

2024 елда 797 гектар җирне известьлаганнар, быел 1600,6 гектарда әче туфракны известьлау планлаштырылган.бүгенге көнгә районда сабан культураларын чәчү көчәя бара, шуңа күрә хуҗалыкларга күрсәтелгән әлеге дәүләт ярдәме товар - матди кыйммәтләрне тулыландыру өчен зур ярдәм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International