Волжскида спорт мастеры, Россия чемпионы Олег Наумов призларына бокс буенча XX төбәкара турнир узды. Анда Югары Ослан егетләре дә катнашты.
Чарада Мари Иленнән, Татарстаннан, Чувашиядән һәм Самарадан 141 яшь спортчы катнашты. Спорт мәктәбендә тренер Владимир Капитоновта шөгыльләнүче яшь спортчыларның да чыгышлары лаеклы булды.
- Татар егете Айрат Аббязов.В. Осланнан Бурнашева, Артем Анисимов һәм Шелангадан Антон Палачев үзләренең яшь һәм авырлык категорияләрендә бронза медальләр яуладылар. Түбән Осланнан Глеб Мазанов юниорлар яшь төркемендә турнир җиңүчесе булды, - дип сөйләде безгә тренер Капитонов.
Республика турнирында җиңгән в. Осланнан Дмитрий Комиссаров та чемпион була алыр иде. Ләкин оештыручыларның аңлашылмаучанлыгы буенча ул секундировать итәргә генә ярдәм итте.
Егетләрне һәм тренерны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!