Югары Ослан районының «Өмет утраулары» комплекслы үзәге белгечләре бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалы гаиләләр өчен Печище авыл клубы мөдире һәм китапханә мөдире белән берлектә «Халыкара гаилә көне»бәйрәменә конкурс-уен программасы оештырдылар.
Чараның төп максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларда, ата-аналарда һәм балаларда гаиләнең уңай образын формалаштыру. Һәр гаилә командасы зур теләк белән алып баручыларның төрле биремнәрен үтәде - гаилә девизын яклады, гаилә гербын булдырды, ул аларның кыйммәтләрен, традицияләрен яки мавыгуларын чагылдыра.
Конкурста махсус хәрби операциядә катнашучы ике гаилә әгъзалары катнашты. Чара күңелле, кызыклы узды, барлык катнашучыларны бүләкләү һәм чәй эчү белән тәмамланды.