8 сыйныф укучыларының уку җыеннары тәмамланды

2025 елның 17 мае, шимбә

«Чемпион» спорт савыктыру комплексы базасында Югары Ослан муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 8 сыйныф укучыларының уку җыеннары тәмамланды. 

Көн дәвамында балалар Строй, ут, тактик әзерлек, шулай ук хәрби топография, АК-74 автоматын җыю һәм сүтү, беренче ярдәм күрсәтү буенча ярыштылар. 

Уку җыеннарының максаты сигезенче сыйныф укучыларында РФ Кораллы Көчләре турында тулы күзаллау, хәрби хезмәткә аңлы караш формалаштыру, балаларның физик әзерлеген яхшырту иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International