Һәр язгы-көзге чорда эт хуҗалары талпаннар белән бәйле проблема белән очраша. Талпан активлыгының иң югары ноктасы-язгы дулкын (апрель – июнь ахыры) һәм көзге дулкын (август ахыры—октябрь башы). Безнең хайваннар өчен талпаннарның куркынычы шунда ки, алар кан суырып кына калмый, бәлки күп кенә куркыныч авыруларны таратучы да булып тора. Шундыйларның берсе-пироплазмоз.
Пироплазмоз – кан күзәнәкләрендә паразитлык итүче иң гади төзелешлеләр китереп чыгара торган сезонлы авыру. Паразитлар канга иксод яки аргас талпаннары тешләве аша керә, эритроцитларда үрчи, аларны акрынлап тарката. Эт организмында паразитларның үрчүенә туры килә торган инкубация чоры, инвазиянең интенсивлыгына бәйле рәвештә, 2 көннән 2 атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Пироплазмозның клиник чагылышы:
- Тән температурасының кискен күтәрелүе (40-41 градуска кадәр)
- Хайванның лайлалы тышчалары тоныклана, сары төс алырга мөмкиннәр
- Сидек кара төскә керә (кызгылт-сарыдан алып куе коңгырт төскә кадәр).
- Сүлпәнлек, ашаудан баш тарту күзәтелә
- Оча очлыкларында хәлсезлек күзәтелергә мөмкин
- Авыру билгеләре булса, кичекмәстән ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өй шартларында дәвалау нәтиҗәле түгел һәм хайванның үлеменә китерергә мөмкин.
Пироплазмозны профилактикалау:
Профилактиканың төп ысулы булып терлекләрне паразитка каршы препаратлар белән эшкәртү тора. Аларга таблеткалар, муен тамчылары, спрейлар керә. Катнаш эшкәртмәләр (таблеткалар + спрей, таблеткалар + муенчак) ышанычлырак санала. Һәр йөргәннән соң хайванны игътибар белән карагыз. Барып җитү авыр булган урыннарга: койрыкка, колакларга, култык астына, касык зонасына һәм аякларга игътибар итегез.