Каюм Нсыйри мирасын — уз күзләребез белән...

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

28 нче май көнне Югары Ослан районының бер төркем мәгърифәт ияләре - татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр Бөтендөнья татар конгрессының жирле оешмасы рәисе Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина житәкчелегендә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылына сәфәр кылды. Бу чара  «Күпкырлы Россия» Бөтенроссия маршруты кысаларында «Галим-энциклопедист эзләре буенча» мәдәни – туристик маршрутын гамәлгә ашыруда катнашу максатыннан  бөек мәгърифәтче, татар галиме, энциклопедист, тарихчы, этнограф, әдәбият белгече, публицист Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлап оештырылды.
Бик жылы очрашу булды бу: Каюм агаың туган авылы,  аның исемендәге мәчет, музей-китапханә, Россиянең иң карт агачлары реестрына кертелгән 50 еллык тал, Насыйри коесы кебек истәлекле урыннарда булу бәхетенә ирештек без.
Алдан ук сөйләшенеп куелган вакытта безне музей мөдире Минаева Гүзәл Юныс кызы каршы алды. Чыгышы белән Яшел Үзән районы Ачасыр авылында туып, 80 нче елларда Казан университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган; якташы турында искиткеч бай материаллар туплаучы, аның мирасын армый-талмый халыкка таратучы; татар телен, әдәбиятын, тарихын, динен чын мәгънәсендә яратучы; кешене таң калдырырлык итеп үзенә жәлеп итә белүче ханым булып чыкты ул.
Музейның бүгенге хәленә килгәндә, Каюм Насыйри үзе яшәгән чорда салып калдырган мәчет һәм китапханәгә инде бик зур ремонт ясалган. Шуның өстенә бик матур чәй йорты, Насыйри коесы да реставрацияләнгән. Бу эшләрнең барысы белән дә хәйрияче, К.Насыйри туган жирен торгызу фонды директоры, аның ерак туганы Асия Наил кызы Гобәйдуллина идарә итә. Ә Саимә ханым Миннуллина  килгән кунакларны К.Насыйри рецептлары буенча ясалган чәйләр белән сыйлап тора.
Язның иң матур чорында шундый кирәкле чара оештыра алуыбызга без бик шат. Чөнки күңел түрләребездә туган жиребезнең күренекле шәхесләренә карата зур горурлык һәм ихтирам хисе тагын да яктырак кабынды. Жаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сихәт алып кайттык без бу сәфәрдән.
Шунысы кызганыч, бөек мәгърифәтчебезнең 200 еллык юбилеена багышланган ел булуга карамастан, монда аяк басучыларның саны бүгенге көндә әле бик аз икәне ачыкланды. Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге иң зур бай музей да әлеге көндә ремонтта. Бу фактлар безне бик борчыды...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International