Кадерле дуслар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз. Бүген котлау открыткалары булып яңа гаилә тууның дулкынландыргыч мизгелен сурәтләгән 70 нче еллар фотолары булачак. 1941-1978 елларда ЗАГС мөдире Павлова Руфина Павловна тарафыннан сакланган һәм туган якны өйрәнү музеена саклауга тапшырылган фотоальбомнар.
Гаиләләрегездә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бәхет хөкем сөрсен!