Евгений Варакин махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс " һөнәри осталык милли чемпионаты финалисты Дмитрий Комаров белән очрашты.Куралово авылында туып үскән егет «Электромонтаж» компетенциясендә сайлап алу этабында җиңүче булды һәм быел көз Мәскәүдә узачак финалда Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау хокукын алды.
Әңгәмә вакытында Евгений Варакин фронтовикка Ватанны саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм аның киләчәккә планнары белән кызыксынды. Дмитрий үзен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышларга ниятләве турында сөйләде һәм бу максатны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм итәчәге турында таныклык алды.
Дмитрий Комаров 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән һәм штурм бүлекчәләрендә хезмәт иткән. 2024 елның октябрендә, сугышларның берсе барышында, мина-шартлаткыч җәрәхәт ала, әмма бүген актив үсешен һәм киләчәккә планнар төзүен дәвам итә.