Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Макыл авылы мәдәният йортында 55 ел тату һәм яратып яшәгән ирле-хатынлы Цветков Александр Иванович һәм Галина Андреевналарны «Зөбәрҗәт» гаилә юбилярлары белән котлау тантанасы узды.
55 ел бергә — ул еллар гына түгел, ул мәхәббәт, кайгырту, шатлык һәм сынаулар белән тулы бер чор. Бу еллар эчендә юбилярлар ныклы гаилә корганнар, балалар тәрбияләгәннәр, бер-берсенә ярдәм һәм наз бүләк иткәннәр. Ирле-хатынлы Цветковлар лаеклы хезмәт юлы үткәннәр. Александр Иванович белән Галина Андреевна чын мәхәббәтнең, зөбәрҗәттәй, еллар узган саен ныгып, яңа кырлар белән уйнавын исбат иттеләр. Алда юбилярларның тагын бик күп якты мизгелләре булсын, һәр көн җылылык һәм үзара аңлашу белән тулы булсын.
Бу вакыйга шулай ук Россиядә гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру белән бәйле. Әлеге проект кысаларында гаилә традицияләрен популярлаштыруга, гаиләләрнең иминлек дәрәҗәсен күтәрүгә һәм аларның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Ирле-хатынлы Цветковлар кебек юбилярларны хөрмәтләү гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассызыклый һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.
Бергә яшәүләренең 55 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Цветковларның исемнәре «районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде. Ул Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Макыл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәисә Гусева, Макыл авыл мәдәният йорты мөдире Мадга Родионова, Татар Макылы китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова, балалары һәм оныклары юбилярларга бүләкләр тапшырды.