30 август Түбән Ослан халкы өчен аеруча истәлекле көн булды: алар бер үк вакытта ике куанычлы вакыйганы — Татарстан Республикасы көнен һәм каты өслекле юл ачылуын билгеләп үттеләр. Бу объект "гражданнарның үзара салымы"программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Моннан тыш, 2023 елда шул ук программа буенча суүткәргеч салынды, бу халыкның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртты. Авыл халкының активлыгы аерым ихтирамга лаек: алар даими рәвештә территорияләрне төзекләндерү чараларында катнашалар һәм үз урамнарында чисталык һәм тәртип саклыйлар.