2025 елның 14 сентябрендә республикабыз халкы Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлаячак, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы территориясендә бишенче чакырылыш муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узачак.
Безнең район территориясендә яшәүче, әмма Татарстан Республикасының башка торак пунктларында теркәлгән барлык сайлаучыларга үзләренең факттагы тору урыны буенча тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.Моның өчен сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны:
- РФ Дәүләт хезмәтләре, КФҮ, территориаль сайлау комиссиясен 2025 елның 10 сентябренә кадәр (территориаль сайлау комиссиясенең эш көннәрендә 15.00 дән 19.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 13.00 гә кадәр эш режимы);
- участок сайлау комиссияләре 2025 елның 3 сентябреннән 10 сентябренә кадәр (участок сайлау комиссияләренең эш көннәрендә 15.00 дән 19.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 13.00 гә кадәр эш режимы).
Шулай ук Югары Ослан муниципаль районы территориясендә бишенче чакырылыш муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узачак.
Әлеге сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү кебек форма үткәреләчәк. ТИК бинасында 3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр, УИК биналарында – 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр. Вакытыннан алда тавыш бирү эш көннәрендә кичке вакытта (16 сәгатьтән соң) һәм ял көннәрендә 8.00 дән 13.00 гә кадәр кимендә 4 сәгать уздырыла.
Сәламәтлеге торышы аркасында сайлау участогына үзе килә алмаган барлык сайлаучыларга тавыш бирү бинасыннан читтә, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Моның өчен 2025 елның 3 сентябреннән 14 сентябренә кадәр үз участок сайлау комиссиясенә заявканы (гаризаны) шәхсән, арадашчы аша яисә комиссия телефоны аша тапшырырга кирәк.
Сайлау участогының номерын һәм адресын Югары Ослан районы территориаль сайлау комиссиясе сайтында ачыкларга мөмкин. «Сайлау комиссияләре»бүлегендә.