Түбән Осланда «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын төзү» республика программасы кысаларында төзелгән җирле хакимиятнең яңа бинасын ачу тантанасы булды. 96 кв. м мәйданлы социаль әһәмияткә ия объектны төзү эшләре рекордлы срокларда — нибары алты айда башкарылды.
Аны ачу тантанасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Югары Ослан районы җитәкчесе Евгений Варакин, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Түбән Осланда яшәүче дистәләгән кеше катнашты.
Тантаналы өлеш алдыннан кунаклар авылның соңгы еллардагы казанышлары белән таныштылар. Җирлек башлыгы Алексей Архиреев төзекләндерелгән территорияләрне, яңа юлларны күрсәтте, газлаштыру һәм су белән тәэмин итү буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Митинг барышында Әгъзам Гобәйдуллин Югары Ослан авыл җирлегендә яшәүчеләрне мөһим вакыйга белән котлады, Башкарма комитетның заманча бинасы барлыкка килү авыл кешеләренең җирле хакимият белән үзара хезмәттәшлегенә яңа мөмкинлекләр ача, дип ассызыклады. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, башкарма комитетлар биналарын төзү программасы республиканың меңләгән халкы өчен сизелерлек нәтиҗәләр китерде инде. - Әлеге программа кысаларында Без бөтен Татарстан буенча 96 административ бина төзедек, шуларның икесе — Югары Ослан районында. Киләсе елда Коргуза авылында тагын бер объект төзүне планлаштырабыз, - дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.
Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә һәм шәхсән Әгъзам Гобәйдуллинга районга ярдәм иткәннәре һәм Түбән Ослан өчен шундый мөһим проектны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, яңа бина административ үзәк кенә түгел, ә авыл җирлеге үсеше символы да булачак.