Консультатив кисәтү

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы УГМС " Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2025 елның 8 сентябрендә 16 сәгать 50 минутта консультатив кисәтү килде: "Якындагы сәгатьтә, 8 сентябрьдә кич ахырына кадәр сакланып, урыны белән Татарстан Республикасында секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә».

Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта: энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында авария хәлләре, электр линияләре һәм элемтә линияләре өзелүләр; түбәнең һәм түшәмәләрнең җимерелүе һәм зарарлануы, зәгыйфь ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләренең җимерелүе, иске агачларның егылуы, төзелеш мәйданчыкларында манара краннарының егылуы; шулай ук авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) булу ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендәге аэропортларның эшен чикләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International